top of page

МИНЕМ ИҖАТ

 

Мин, Адилә Зирәк кызы Кондратьева (Хәлимова) бормалы Ык буйларында урнашкан Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында туып үскәнмен. Кечкенәдән үк шигырьләр ятлап, аларны өйдәге “тамашачылар” алдында сәнгатьле итеп сөйләргә ярата идем. Шигърияткә булган мәхәббәтемә нигез шул вакытта салынган дип уйлыйм. Беренче шигыремне 10 яшемдә яздым, ул “Әни эшкә киткәч” дип атала.

 

“Ничек шигырь яза башладыгыз?” дигән сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Шигырь кеше күңелендә үзеннән-үзе барлыкка килә. Бөгелмә педагогия училищесына укырга килгәч, күңелемдә туган ягым, гаиләм, дусларымны сагынудан барлыкка килгән юксыну хисләрен шигырь юлларына салдым.

 

Кызыклы төш

Назлы гөлләр, күбәләкләр куып,

Урман аланында шактый йөрдем.

Сихри тавышларны тыңлый-тыңлый,

Карурман эченә барып кердем.

Караңгылык, сихри караңгылык.

Куркыныч та, тик үзенә тарта!

Җиңнән ботак-чатак эләктерә,

Күңелемдә кызыксыну арта...

Күзгә төртсәң, берни күреп булмый –

Кайсы якта мин, кай тарафта?

Чак уянып киттем, төшем икән:

Җиңнән кече энекәшем тарта.

 

 

Ашыкмыйк әле

Югаласым килә кочагыңда,

Эреп синең назлы сүзеңнән.

Бер үбәсем килә сине, җаным,

Пар йолдыздай серле күзеңнән.

Бары синең бердәнберең булып,

Килә яратасым, назлыйсым...

Кайнар сулышыңнан эреп китәм,

Сиңа карарга да базмыймын.

Эреп бетеп, кереп сыеныр идем,

Синең җылы, назлы куеныңа.

Аермасын гына безне язмыш,

Бул янымда, һәрчак уемда.

 

 

Соңгысы булып кал

Очраттым да сине кышкы кичтә,

Күңелемне биләдең бит, җаным.

Дөнья иркен, яшәүләре рәхәт:

Нурлар сибеп ата һәрбер таңым.

Син бит минем өчен якты кояш,

Ә суыкта – талгын кар бөртеге.

Син – беренче мәхәббәтем минем,

Соңгысы да булып кал инде.

                                2009 ел.

 

Килмәссеңме?

“Сиңа”, - дип балкый күзләрем,

“Син”, - диеп тибә йөрәк.

Гөлләр кояшка үрелә,

Миңа син булу кирәк.

Мин кояш булып елмаям,

Син иркәлисенә җилдәй.

Яраткандыр безне Ходай

Бер беребез өчен җиргә.

Кояшны Ай алыштыра,

Каенга нарат кирәк.

Янып яшәү өчен, сиңа – мин,

Миңа син булу кирәк.

Яшисе килә

Минем дә бит яшиселәр килә,

Яратыласым, яратасым...

Миңа насыйп булган берәүне тик

Үземә генә каратасым.

Я-ра-та-сым!

Хыялланып кына яшәп булмый,

Кирәк яну, күкрәү, яшьнәү,

Минем өчен түгел болай

Тыныч кына пыскып яшәү,

Кирәк яшьнәү!

Керфекләрем нурлар сибәр иде

Шиңә торган моңсу гөлләргә.

Күңел чоңгылларым дәва бирер

Юл чатында торган кемнәргә?

Мең-нәр-гә!

Минем дә бит яшьниселәр килә.

Яратыласым, яратасым!

Аны гына түгел, Ай, Кояшны,

Дөньяны үземә каратасым.

Бар дөньяны!

 

Безнең дуслык

                               Классташым, дустым Миләүшә Гафаровага багышлана.

Кечкенәдән бергә уйнап үстек,

Иртүк йөгереп керә идең син.

Балачаклар үтте...Кыен чакта

Син барлыкны тоеп яшим мин.

Безнең дуслык – маҗаралы бер көч,

Икебезне бер йодрык итә.

Шатлык килсә, икеләтә арта,

Сагыш-борчуларны киметә.

Куанычым булса, сиңа барам -

Шатланасың үзең артык миннән...

Ходайга ялварам: “Авырлыклар

Ераграк йөрсен", – диеп синнән.

bottom of page