Яңа елны көтеп алдык!
22 нче декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә башлангыч сыйныфы укучылары өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды! Бәйрәмдә укчыларыбыз бик актив катнышты, һәрберсе үзенең һөнәрен Кыш бабайга күрсәтте: биеде, җырлады, уеннар уйнады, рәсемнәр ясады. Кыш бабай һәр баланың сәлатенә сөенде, мактады һәм бүләкләрен мулдан таратты.